-4 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
22 Октября , 04:05

“Үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде...”

Табиб үсмернең вейп тарту нәтиҗәләре турында сөйләгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде...”“Үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде...”
“Үпкәләренең 90 проценты зарарланган иде...”

Пульмонолог Павел Бережанский вейп тарту аркасында үпкәләренең 90 проценты зарарланган 16 яшьлек пациентны дәвалаган. EVALI синдромы –электрон җайланмалар куллану аркасында сулыш системасына авыр зыян килү. Бу хакта Сеченов университеты профессоры Павел Бережанский “SHOT Проверка” тапшыруының яңа чыгарылышында сөйләгән.

Табиб аңлатуынча, электрон җайланмалар өчен сыеклык компонентлары арасында пропиленгликоль, глицерин һәм никотин тозлары бар. Алар сулыш юллары иммунитетын какшата һәм хроник ялкынсынуга сәбәпче була. Әгәр процесс тирәнгә китсә, үпкәләрнең газлар алмашын тәэмин итә торган бик вак структуралары — альвеолалар зыян күрә һәм фиброз барлыкка килә.

Бережанский мөһим нюанска игътибар иткән: үсмер вейп тартуын ташлаган очракта да патологик процесс тиз генә тукталмый.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас