-3 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
23 Октября , 04:25

Грипп тамак авыртудан башланмый!

Табиб аны ОРВИдан ничек аерырга кирәклеген аңлатты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Грипп тамак авыртудан башланмый!Грипп тамак авыртудан башланмый!
Грипп тамак авыртудан башланмый!

Грипп, ОРВИдан аермалы буларак, организмның кискен интоксикациясеннән башлана, кешенең тән температурасы тиз күтәрелә һәм баш, буыннар, шулай ук мускуллар авырта. Бу хакта “РИА Новости”га медицина фәннәре докторы, табиб-инфекционист, вирусолог Елена Малинникова сөйләгән.

"Грипп, башка вируслы инфекцияләрдән аермалы буларак, көчле симптом - интоксикациядән башлана. Бу кискен баш авырту, буыннар, мускуллар сызлау, сизелерлек хәлсезлек. Температура бер сәгать эчендә нормадан 39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин", - ди табиб.

Вирусолог билгеләвенчә, грипп беркайчан да ютәл, томау һәм тамак авыртудан башланмый, мондый билгеләр авыру башланганнан соң берничә көн узгач кына барлыкка килә. Грипп шулай ук вак кан тамырларының стеналарына да актив зыян китерергә мөмкин, шуның аркасында органнарның эчке һәм тышкы ягында кан саву кебек күренешләр булырга мөмкин.

"Бу бигрәк тә кан сыекландыручы препаратлар кабул итүче кешеләрдә күзәтелергә мөмкин. Борыннан, уртлардан, ректаль кан китүләр була. Шуңа күрә мондый пациентларга С витамины булган препаратлар билгеләргә кирәк, ул кан тамырларын ныгыта", - дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш, табиб кисәтүенчә, гриппны дөрес дәваламаган очракта җитди катлауланулар барлыкка килергә мөмкин.

 

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас