+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
27 гыйнвар 2025, 05:50

Өч бала әнисе – алгы сызыкта

“Звезда” позывнойлы якташыбыз СВО зонасында яралы яугирләрнең гомерләрен коткара.

Өч бала әнисе – алгы сызыктаӨч бала әнисе – алгы сызыкта
Өч бала әнисе – алгы сызыкта

"Минем бүләкләрем һәм грамоталарым юк. Минем өчен иң зур бүләк — яугирләрнең төзәлгән яралары, аларның аякка басуы һәм Җиңүне якынайту өчен хәрби иптәшләре янына кайтырга әзер булган шатлыклы һәм рәхмәтле йөзләре”.

Бу сүзләр Агыйделдән махсус хәрби операциядә катнашучы өч бала әнисе Татьянаныкы. Шәһәр хакимияте башлыгы Денис Ирназаров белдерүенчә, хатын Оборона министрлыгы белән контрактка 2023 елда кул куйган, “Башкортостан” мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында хезмәт итә. Татьяна “Звезда” позывноен алган. Хәрбиләр дә аның йөзеннән яктылык, игелек һәм мәхәббәт балкып торуын билгели.

Татьяна белеме буенча шәфкать туташы. Башта башкаланың 22нче дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Соңыннан туган шәһәренә кайта, анда паллиатив бүлектә эшли, ә аннары 6нчы поликлиника бүлегенең өлкән шәфкать туташы була.

"Бүген ул – алгы сызыктагы госпитальнең өлкән шәфкать туташы. Аның бурычларына яралыларга медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, ә госпитальдә оештыру эше дә керә — документлар алып бару, чыгым материаллары белән тәэмин итү һәм эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру”, — дип язган Денис Ирназаров социаль челтәрләрдәге битендә.

 

Фото: Денис Ирназаров, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас