Шушы көннәрдә Бүздәк районының Сабай урта мәктәбе коллективы “СВОдагылар өчен милли ризык”дип аталган уникаль флешмобта катнашты. Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган бу чарага белем учагының 7-11нче сыйныф укучылары барысы да бик актив кушылган. Сез күргән фотода директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Риф кызы Хәбирова изге эшкә кушылган бер төркем укучылар белән.
“Укучыларыбыз бавырсак әзерләп, үзләренең аш-су осталыкларын бик теләп күрсәтте. Алар әзерләгән тәмле милли ризык алгы сызыкка китәчәк. Туган яктан килгән хуш исле бавырсак Ватан сагында торучы әтиләрне, абыйларны сөендерсен. Туган йорттан еракта булганнарга аз булса да өй җылысы һәм кайгырту булып ирешсен”, - ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зенфира Рабис кызы Сәетова.
Укучылар бавырсакларны “СВОдагылар өчен милли ризык” тамгалы контейнерларга салган. Татлы күчтәнәч гуманитар конвой белән тиздән махсус хәрби операция зонасына китәчәк.
“Бу флешмоб –илебез иминлеге өчен көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куючыларга рәхмәт белдерү һәм ярдәм билгесе”, - ди Сабай мәктәбе укытучылары.
Зенфира Сәетова фотосы.