Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы кысаларында 28 январь көнне Краснокама районының Куян урта мәктәбендә “Минем милли ризыгым” флешмобы узган. Коллективтагы уңган гүзәл затлар һәм югары сыйныфта укучы кызлар яугир әтиләргә, абыйларга дип токмач кискән. Бу көнне алар өйләреннән он, йомырка алып килеп, бергәләшеп камыр баскан, юка җәмәләр ясап, токмач кискәннәр. Ә аннары токмачны киттереп, контейнерларга тутырганнар.
“Туган җирдән еракта булган егетләргә кискән токмачларыбыз өй җылысы, барыбызның да изге теләкләр булып барып ирешсен. Токмач кискәндә безнең хезмәткәрләр һәм югары сыйныф кызлары үзләренең күңел җылысын салырга тышты. Тизрәк Җиңү белән кайтсыннар!” – ди Куян мәктәбе коллективы.
Якын арада кызлар кискән токмачны гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр.