Бүздәк районының Каран мәктәбе коллективы илебез тынычлыгы өчен көрәшүче әтиләргә, абыйларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша. Алар мәктәп фойесында маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, токмач кисә, тәмле өй ризыклары пешерә, хуш исле үләннәр кушып, чәйләр әзерли... Шушы көннәрдә укытучылар, укучылар бергәләшеп саклагыч бетүләр теккән.
“Укучыларым белән йөрәк җылыбызны кушып, теләкләр теләп, бетү тектек. Алар егетләребезне сакласын, ышаныч өстәсен, барысы да тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, - ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зөлфия Мансурова.
Фото мәктәп сайтыннан.