+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
12 Февраля 2025, 07:10

“Без җибәргән чәйләр егетләргә көч бирсен!”

Балтач районының Түбән Сикияз авылы уңганнары якташ яугирләр өчен шифалы күчтәнәч әзерләгән.

“Без җибәргән чәйләр көч бирсен!”“Без җибәргән чәйләр көч бирсен!”
“Без җибәргән чәйләр көч бирсен!”

Балтач районының Түбән Сикияз авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташ  яугирләргә гуманитар ярдәм әзерләү эшенә актив кушылган.  Укытучылар, хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге кешеләр, гомумән, авылның битараф булмаган һәр кешеме мәктәп фойесында маскировка челтәрләре үрүдә даими катнаша. Шушы көннәрдә авылның уңган хатын-кызлары  солдат егетләргә Балтач болыннарында үскән үләннәрдән чәйләр әзерләгән.

“Безнең мәктәптә туган жиребездә үскән шифалы үләннәр салып, хуш исле чәйләр тутыру эше бара. Йөрәк җылысын кушып, изге теләкләр теләп әзерләгән чәйләр илебез өчен, безнең тынычлык өчен көрәшүче егетләребезгә тиздән барып та житәр. Әлеге игелекле эштә катнашучы авылдашларыбызга чиксез рәхмәт!” – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Ринат кызы Нурлыева.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас