Тәтешле районыннан махсус хәрби операциядә катнашкан “Прапор” позывнойлы Илфат Вәлинуров шушы көннәрдә бәхетле әти булган. Бу хакта Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язган. Хәзер Илфат хатыны Гүзәл белән Балтач районында яши.
Илфат Вәлинуров Тәтешле районының Асауды авылында туып үскән. 2022 елның көзендә ул мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасына китә.
“Прапор” позывнойлы яугир хәрби бурычларын Луганск Халык Республикасында үти. Сугышта каты яралана, озак вакыт госпитальләрдә дәвалана. Кызганычка каршы, алган яралары аңа алгы сызыкка кайтырга мөмкинлек бирми.
Хәзер Илфат Вәлинуров Иске Балтач авылында йорт сала. Моннан тыш “Прапор” эшкуарлык белән шөгыльләнергә ниятли. Күптән түгел Вәлинуровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Илфат белән Гүзәлнең кызлары Эмилия туган.
“Илфат Марсель улына ныклы сәламәтлек һәм куйган планнарына ирешүен телим”, — дип язган Илгиз Субушев.
Фото: Илгиз Субушев, ТГ