+30 °С
Болытлы
Аскын районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Весна” позывнойлы яугирнең кызы туган. Бу хакта район хакимияте башлыгы Денис Йосыпов хәбәр итте.
"Котлыйбыз һәм чын күңелдән сабыйга, аның гаиләсенә ныклы сәламәтлек, бу авыр вакытта кыюлык, шатлык һәм уңышлар телибез! “Весна”га мөмкин кадәр тизрәк җиңү белән өйгә кайтуын телибез", — дип язган Динис Йосыпов үзенең социаль челтәрләрендә.
Фото: Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыповның ТГ каналы