+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
19 февраль 2025, 05:20

Тигез канатлы үс, сабый!

Махсус хәрби опреациядә катнашучы якташыбызның гаиләсендә зур сөенеч.

Тигез канатлы үс, сабый!Тигез канатлы үс, сабый!
Тигез канатлы үс, сабый!

Бөрҗән районының Миндегол авылыннан махсус хәрби опреациядә катнашучы якташыбызның гаиләсендә зур сөенеч – кызлары дөньяга килгән. СВО зонасыннан ялган кайткан яугир хатынын һәм нәни кызчыгын бала тудыру йортыннан үзе каршы алып, өйләренә алып кайткан.

Линар белән Розалия гаиләсендә кызлары икенче бала булып дөньяга килгән, яшь парның уллары бар.

Баланың тууы яшьләр, аларның якыннары өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә зур шатлык. Күркәм гадәт буенча алар нарасыйны һәм аның бәхетле әти-әнисен милли костюмнар киеп, күңелле җырлар һәм биюләр белән каршы алганнар.

Җиргә тизрәк тынычлык килсен! Әтиләр исән-сау өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсын, сабыйлар тигез канатлы үссен!

Фото: myufa_rb / Telegram

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас