+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
24 февраль 2025, 04:50

Әтиләргә ярдәм булачак!

Уфа гимназиясе укучылары СВОдагы яугирләр өчен машина сатып алган.

Әтиләргә ярдәм булачак!Әтиләргә ярдәм булачак!
Әтиләргә ярдәм булачак!

Уфадагы 1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе укучылары махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен машина сатып алганнар. Бу хакта “Башкортстан батальоны” телеграм-каналында хәбәр ителә.

Укучылар әти-әниләре һәм укытучылары белән әзерләп, гуманитар колонна белән бергә яугирләргә “ВАЗ-2107” автомобиле, тәм-томнар һәм хатлар җибәргәннәр.

1нче  Республика гимназиясендә белдерүләренчә,  ярдәм чын Ватанны саклаучылар — әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган гимназистларның әтиләренә җибәрелгән.

 

Фото: Республиканская полилингвальная многопрофильная гимназия №1

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас