+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
25 февраль 2025, 05:25

Улын каршы алырга кайткан

Яугир гаиләсендә сөенечле вакыйга.

Улын каршы алырга кайтканУлын каршы алырга кайткан
Улын каршы алырга кайткан

 

Уфада махсус хәрби операциядә катнашучы яугир гаиләсендә сөенечле вакыйга – уллары туган. Башкаланың Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов шатлыклы яңалык белән уртаклашкан.

Нарасый Шәһәр клиник перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Бәхетле әти-әни булган Илья һәм Элина улларына Демид дип исем кушканнар.

"Бу истәлекле вакыйга уңаеннан Илья өйгә кайту өчен кыска вакытлы ял алды. Яшь гаилә белән булган һәркемдә бу көн зур шатлык уятты. Әтисе яңа туган улы белән вакыт үткәрә, хатынына ярдәм итә һәм ата-ана булуның беренче мизгелләре белән ләззәтләнә алачак. Гаиләне тулылану белән котлыйм. Балалар – зур бәхет ул", - дип язган Рөстәм Хәмитов социаль челтәрләрдәге битендә.

 

Фото: Рөстәм Хәмитов, ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас