Зианчура районының Исәнгул авылында яшәүче 8 яшьлек Дамир Мәһдиев җыйган акчаларын махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә тапшырган. Сигез яшьлек малайның бу гамәле турында социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язды.
Республика җитәкчесе белдерүенчә, Әмир планшет сатып алу өчен акча җыйган. Ләкин яшь патриот акчаның фронтта ныграк кирәк булуын аңлаган.
“Аларга кирәгрәк — анда кемнеңдер әтиләре бит", - дип саный Әмир.
Малайның җыйган акчасын яугирләргә бирүе турында социаль челтәрләрдә аның әнисе язган. Бу постны күреп, битараф булмаган кешеләр, дуслары, Әмирнең сыйныфташлары да изге эшкә кушылган. Нәтиҗәдә 19 мең сумга якын акча җыелган, аңа ике рация сатып алганнар.
"Бу вакыйга миңа Бөек Ватан сугышы елларында республикабызның комсомоллары, пионерлары, мәктәп укучыларының самолет һәм танклар төзүгә акча җыюларын искә төшерде. Әмирнең үрнәк алырлык кешеләре бар. Аның әтисе – Эчке эшләр министрлыгы офицеры. Бабасы – отставкадагы подполковник, сугыш хәрәкәтләре ветераны. Ул да җиңүгә үз өлешен кертте – ике антидрон сатып алды һәм шәхсән үзе яугирләргә тапшырды. Әмиргә, аның дусларына һәм, әлбәттә, шундый ул тәрбияләгәннәре өчен әти-әнисенә рәхмәт белдерәм. Егетләребезгә чын күңелдән ярдәм иткән барлык республика халкына рәхмәт", – дип язган Радий Хәбиров.
Фото: Республика Башлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән