+30 °С
Болытлы
Журналга язылу

Әтиләр белән походта бигрәк күңелле!

 Нефтекамадагы Әтиләр советы Көньяк Урал тау кыяларына балалар походы оештырган.

Әтиләр белән походта бигрәк күңелле!Әтиләр белән походта бигрәк күңелле!
Әтиләр белән походта бигрәк күңелле!

Нефтекама шәһәреннән 15 бала һәм 8 өлкән кешедән торган төркем, СВО катнашучысының гаиләсен дә кертеп, Көньяк Уралның матур урыннары буйлап походка чыккан. Чара Әтиләр советы тарафыннан гаилә элемтәләрен ныгыту һәм туган як табигате белән танышу максатында оештырылган.

Катнашучылар маршруты Абзан шарлавыгыннан («Мужские слезы» яки «Зеркальный» буларак билгеле) башланган. Походка юлланучылар Олы Инзер елгасын һәм шарлавыкның туңган боз баганасын күреп сокланган. Инзер станциясеннән төркем электричкада Айгыр авылына барып җитеп, Айгыр кыяларына күтәрелгән (урындагы халык аларны «Бөркет кыялары» яки «Шүрәле тешләре»дип атый). Тауга күтәрелү балалар һәм өлкәннәр өчен көч һәм чыдамлык сынавы булган.

— Тау түбәсеннән тау сыртлары һәм иксез-чиксез урманнар күренә иде. Көньяк Уралның иң биек ноктасы — Зур Ямантау тавы панорамасы искиткеч матур тәэссоратлар калдырды, — ди алар.

Ял вакытында коймаклар белән тәмләп чәй эчкәннән соң, төркем юлын дәвам иткән, Караташ сыртын күзәтеп, сокланып торганнар. Туган як матурлыгыннан алган җылы хатирәләре белән кызлар һәм малайлар электричкада кайтканда шау-гөр килеп бүлешкән.

Катнашучылар походның физик яктан чыныктыруын да, табигатьтә булуның файдасын да билгелиләр. Балалар авырлыкларны җиңәргә, ә өлкәннәр команда рухын сакларга өйрәнә. “Мондый чаралар бергә вакыт үткәрүнең мөһимлеген искә төшерә", — дип уртаклаша оештыручылар.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас