+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Барысы да Жиңү өчен
19 Марта 2025, 05:35

Балалар хатлары күңелне җылыта

Кыска вакытлы ялга кайткан яугир мәктәп укучылары белән очрашкан.

Балалар хатлары күңелне җылытаБалалар хатлары күңелне җылыта
Балалар хатлары күңелне җылыта

Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан яугир Федоровка районында мәктәп укучылары һәм волонтерлар белән очрашкан. Бу хакта район хакимияте башлыгы Венер Насретдинов  социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

“Дельфин” позывнойлы хәрби балаларга фронттагы иптәшләренең батырлыгы, Ватанга мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек турында сөйләгән. Якташ яугир белдерүенчә, булачак Ватанны саклаучылар физик яктан көчле генә түгел, ә тирән белемле, катлаулы хәл-вакыйгалар вакытында тиз арада карар кабул итә белергә, даими рәвештә үсәргә һәм белемен арттырырга тиеш.

Федоровка районы активистлары белән очрашуда “Дельфин” аларга СВОга гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдергән. Ул, шулай ук, посылкаларда еш кына балалар хатлары һәм рәсемнәре булуын, Туган яктан килгән мондый хат-сәламнәрнең сугышчыларның күңелен җылытуы, аларга рухи көч бирүен ассызыклаган. Яугир җитәкчеләргә һәм волонтерларга хәрби часть исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырган.

Тиздән ул янә илне сакларга алгы сызыкка китәчәк. Исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайт, солдат!

 

Фото: Венер Насретдинов, ТГ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас