Яугир якташларына ярдәм итү максатыннан мәктәп коллективы игелекле акцияләр оештырып кына тора. “Мондый чараларга башлангыч сыйныф укучылары да бик теләп кушыла”, – ди директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зенфира Сәетова.
– Хәрбиләргә талисманнар, окоп шәмнәре ясыйбыз, маскировка челтәрләре үрәбез, үләннәрдән чәйләр, өй ризыклары, медицина, юыну кирәк-яраклары, җылы оекбашлар салып, еш кына посылкалар җыеп җибәрәбез. Мәрхәмәтле эшкә укучыларыбыз белән бергәләп үз өлешебезне кертәбез , – ди мәктәп директоры Альберт Арсланов.
Башлангыч сыйныфларда укытучы Рәмилә Насыйбуллина, Фәйрүзә Вәлиева, Вәсимә Айдарова кебек тәҗрибәле мөгаллимәләрдә белем алучы кызлар һәм малайлар укуга тырыш, җыр-моңга сәләтле, спорт белән дә дус. Очрашу вакытында аларның саф татар телендә сөйләшүләре аеруча соклану уятты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Сугыш турында хәтер” дигән музыкаль композиция күрсәтеп, йөрәккә үтеп керерлек чыгышлары белән таң калдырды Сабай укучылары.
Безне әлеге белем учагы белән күпьеллык дуслык җепләре бәйли. Сабай укучыларының һәркайсы кечкенәдән “Әллүки” журналын алдыра, укып үсә. Киләчәктә дә балаларны Туган илне, туган телне яратырга бергәләп өйрәтик!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.