Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
22 апрель 2025, 16:45

Унынчы сабыйлары туган

“Анис” позывнойлы якташыбызның гаиләсендә зур сөенеч.

Унынчы сабыйлары туган
Унынчы сабыйлары туган

Саннинское авылыннан «Анис» позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аның хатыны Ксениянең күпбалалы гаиләсендә унынчы сабыйлары туган. Бу хакта Башкортстанның Благовещен районы хакимияте хәбәр итә.

Муниципалитетта сөйләүләренчә, Ксения волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Хатын районда беренчеләрдән булып сугышчыларга блиндаж шәмнәре һәм коры душ әзерли башлады. Көнкүреш мәшәкатьләре күплегенә һәм балаларына күп игътибар таләп ителүенә карамастан, Ксения гуманитар конвойны җыеп кына калмаган, ә аны үзенең ире һәм аның хезмәттәшләре өчен махсус хәрби операция зонасына да илткән.

Аның ире, өлкән сержант «Анис» фронтта 2022 елның августыннан бирле. Ксения аның белән горурлана һәм аны гаилә өчен чын терәк дип саный.

Әлеге вакытта «Анис" ялда, балалар һәм яшьләр янына чараларга йөри, яу яланындагы батырлыклар турында сөйли. Ләкин бала тудыру йортыннан яңа туган кызы белән хатынын каршы алырга өлгерми, аңа алгы сызыкка китәргә кирәк.

 

Фото:telegram-канал администрации Благовещенского района

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас