Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
24 апрель 2025, 16:35

Сабыйлар сурәт ясый

Йөрәк кушуы буенча Ватан сагына баскан яугирләр ял минутларында үзләренә юлланган хатларны, төсле рәсемнәрне  кулларына ала.

Балалар кулы белән язылган изге теләкләр, төсле рәсемнәр аларга рухи көч бирә. Шушы сабыйларның якты киләчәге өчен көрәштә булганнарга туган якта, өйдә изгелек теләп торуларын белү бик мөһим. 

“Солдатка ярдәм” акциясенә Кашкалаша авылының “Каенкай” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дә кушылды. Нәниләр, тәрбияче апалары Гөлдәр Зәбихуллина белән берлектә, якташ яугирләргә рәсемнәр ясады.

“Балалар кечкенә булсалар да, зур эш башкардылар. Бу рәсемнәрнең еракка китәчәген аңлап, якты төсләр сайлый-сайлый сурәтләр төшерделәр. Безнең сабыйларыбыз арасында да бик сагынып әтиләрен көтүче балалар бар. Шуңа да алар бу рәсемнәрнең иң кадерле бүләк булуын яхшы аңлый”, – ди бакча мөдире Альфира Нугаева.

Әтиләр ил тынычлыгын яклаганда, нәни дусларыбыз тырышып һөнәр арттыра, укырга, язарга өйрәнә. Әле бик тырышып Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр ятлаган көннәре бәләкәчләрнең, бәйгегә әзерләнәләр.

Иң мөһиме, күкләребез аяз булсын, ир-егетләребез Җиңү белән әйләнеп кайтсыннар. Аларны өйдә көтәләр!..

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас