Башкортстанга СВОдан кыска вакытлы ялга күпбалалы әти кайткан. Балтач районыннан “Юлай” позывнойлы хәрби узган елның октябреннән алгы сызыкта. Ул танк полкының разведка ротасы составында хезмәт итә. Яугир турында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев телеграм каналда язган.
“Юлай" Борай районының Яңа Тазлар авылында туып үскән. 2012 елда өйләнгән һәм гаиләсе белән Балтач районының Комьязы авылына күченә. Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр Себердә вахта ысулы белән эшләгән. Аны өендә хатыны Эльвина, өч улы һәм ике кызы көтә.
"Улы Юнир 7 нче сыйныфка бара, волейбол ярата һәм ярышларда актив катнаша, кызлары Юлия — уку алдынгысы, 5 нче сыйныфка бара һәм яшь шайморатчылар антын өйрәтә, Алия биергә ярата һәм бию коллективында шөгыльләнә. Айсаф белән иң кечкенәләре Юлай (якташыбыз аның исемен позывной итеп алган) балалар бакчасына йөри", — дип язган Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә.
Фото: Илгиз Субушев, ТГ