Уфадан биш бала әтисе, СВОда катнашучы Ярослав Андрющенко Русия Иҗтимагый палатасының “Ата даны” премиясе лауреаты булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды. Оештыручыларга барлыгы 742 гариза җибәрелгән. Премиянең 12 номинациясе җәмәгать эшлеклеләре һәм төрле һөнәр ияләренең казанышларын билгеләп үтү өчен эшләнгән. Бүләкләрне үз эшенең осталары булган әтиләр — мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, дәүләт һәм муниципаль идарә эшлеклеләре алды.
Якташыбыз “Демография һәм мәдәният өлкәсендә фәнни хезмәтләр һәм тикшеренүләр” номинациясендә билгеләнгән. Ярослав Андрющенко – социология фәннәре кандидаты. Хатыны Зилә белән бергә алар биш бала – ике ул һәм өч кыз тәрбияли. Берничә ел дәвамында алар “Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсында катнаша. Быел конкурсның республика этабы нәтиҗәләре буенча аларны “Күпбалалы гаилә” номинациясендә җиңүчеләр дип таныдылар. Ә гаилә башлыгы хәрби хезмәтендәге казанышлары өчен Суворов медале белән бүләкләнде.
Фото:Антон Тарасов/vk.com