Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
29 июль 2025, 16:25

“Мин дә сиңа үз талисманымны бүләк итәрмен...”

СВО катнашучы яугир 11 яшьлек кызга рәхмәт белдергән.

“Мин дә сиңа үз талисманымны бүләк итәрмен...”
“Мин дә сиңа үз талисманымны бүләк итәрмен...”

Махсус хәрби операциядә катнашучы Владимир исемле якташыбыз Стәрлетамакта яшәүче 11 яшьлек Евдокия Леваднаядан бүләк алган. Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булуынча, 11 яшьлек волонтер Евдокия сигез яшеннән СВОда катнашучылар өчен иконалар чигә. Ул аларның яугирләрне саклавына һәм исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итүенә ышана. Евдокия Гомумрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк бүлеге волонтерларын иконаларның берсен нәкъ Владимир исемле хәрбигә тапшыруларын сораган. Бу аның өчен бик мөһим була, чөнки кул эшләренә оста кыз иконага изге Владимир йөзен чиккән була.

"Стәрлетамактан бүләк белән посылка алдым. Евдокия исемле кыз, безне саклау өчен үз куллары белән икона чигеп җибәргән. Евдокия, бик зур рәхмәт сиңа! Синең бүләгең изге бәйрәм көнендә килеп иреште. Махсус операция тәмамлангач, мин синең яныңа килеп, үз талисманымны—рюкзагымда һәрвакыт йөрткән уенчык Чебурашкамны бүләк итәрмен ", — дип мөрәҗәгать иткән яугир видеохәбәр аша.

Иконадан тыш, кыз посылкага хат та язып салган була.

"Кадерле Владимир, сезгә бәхет, сәламәтлек телим. Иң мөһиме, сез туганнарыгыз һәм якыннарыгыз янына әйләнеп кайтыгыз. Мин ышанам, сезне өйдә бик көтәләр”, — дип язган Евдокия.

 

Фото:telegram-канал администрации Стерлитамака

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас