Мәләвез районы хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин СВОда һәлак булган якташыбызның улын беренче сыйныфка озатырга вәгъдә биргән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Дамир быел беренче сыйныфка укырга бара. Мәктәп формасы да инде күптән алынган. Дамир белән очрашкан, аның әтисе СВОда һәлак булган. Булачак укучыны белем учагына район хакимияте үзе озата барачак. Хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин Дамир белән шәхсән очрашып сөйләшкән, аңа мәктәп рюкзагы бүләк иткән һәм 1 сентябрьдә линейкага үзе алып барырга вәгъдә биргән.
“Безнең республикада СВОда катнашучыларның балаларына бу дулкынландыргыч көнне ярдәм итү, аларны ихлас теләкләр белән мәктәпкә озата бару, балаларны мәктәпкә әзерләргә ярдәмләшү кебек яхшы традиция барлыкка килде. Без балаларны үзебезнекеләргә һәм читләргә бүлмибез. Алар барысы да – безнеке",– дип язган сәхифәсендә Зәбир Габдуллин.
Фото:Зәбир Габдуллин, ТГ