Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
14 август 2025, 00:05

Җиңү белән, исән-сау кайтсыннар!

Балалар бакчасы хезмәткәрләре яугирләргә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерләгән.

Җиңү белән, исән-сау кайтсыннар!
Җиңү белән, исән-сау кайтсыннар!

Белорет районының Сермән авылы кешеләре СВОдагыларга гуманитар ярдәм – коляскалы “Урал” мотоциклын әзерләгәннәр. Белорет районы хакимияте хәбәр итүенчә, сатып алуга акчаны авылдагы балалар бакчасы хезмәткәрләре җыйган. Ике тәгәрмәчле техника  тиздән гуманитар конвой белән фронтка китереләчәк.

Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы чираттагы тапкыр берничә килограмм токмач һәм урын-җир кирәк-яраклары да әзерләгән.

"Сезнең битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт! Нәкъ менә шундый кешеләр, шундый тыл ярдәмендә җиңү һичшиксез Русия ягында булачак. Ә без чираттагы гумантир ярдәмне озатырга әзерләнәбез. СВО зонасына барырга планлаштырабыз", – дип белдерделәр район хакимиятендә.

Фото: Белорет районы хакимияте, ТГ

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас