Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
8 сентябрь 2025, 20:10

Бердәм эш безне рухташ итә, берләштерә!

Бүген Матбугат йортында журналист кызлар яугирләр өчен чәкчәк пешерде.

Бердәм эш безне рухташ итә, берләштерә!
Бердәм эш безне рухташ итә, берләштерә!

Хәрбиләрнең күңелләрен күтәрү, рухларын ныгыту – тылдагыларның изге бурычы. Бу эштә журналистлар да бердәмлек күрсәтә. Бүген,  Журналистларның  халыкара теләктәшлек көнендә, Матбугат йортында оештырылган өмә дә яугирләребез белән бер сафта булу билгесе. Республика басмалары һәм радио-телевидение хезмәткәрләре җиденче тапкыр бергә җыелып, ил сагына баскан ир-егетләргә халкыбызның татлы һәм затлы ризыгын – чәкчәк пешерде.

“Юлдаш” радиосы, республика басмалары, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм Әллүки” журналларында хезмәт салучы гүзәл затлар күмәк эшкә ихлас кушылды. Берәүләр оста итеп камыр басса, икенчеләр кисеп, өченчеләр майда кабартып, уңдарып чәкчәк пешерде.

Журналист кызларның күңел җылысы кушып әзерләгән татлы күчтәнәчләре яугирләргә өй җылысын җиткерсен. Барысы да исән-сау булып, Җиңү белән кайтсыннар!

 

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас