Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 сентябрь 2025, 16:40

Яшь волонтер 100 мең акча җыйган

11 яшьлек Полина СВОдагы яугирләргә ярдәм итә.

Яшь волонтер 100 мең акча җыйган
Яшь волонтер 100 мең акча җыйган

Башкортстанның яшьләр сәясәте министры Вито Сабиров үзенең телеграм-каналында сөйләвенчә, Полина Дудко Уфаның «Ядкарь» мәдәният йортында шөгыльләнә.

"Полинага нибары 11 яшь, әмма ул инде СВО волонтеры булырга өлгергән. Ул истәлекле урыннарга, госпитальләргә йөри, СВО сугышчыларына ярдәм итү акцияләрендә катнаша. Аның яраткан хоббие—  Интернетта төрле авторларның шигырьләрен уку. Полина үз роликларын социаль челтәрләрдә урнаштыра. Меңнән артык видеоязма булдырылган, берничә автор белән хезмәттәшлек җайга салынган, алар, Полинаның хезмәтен билгеләп, акчалата ярдәмнәрен җибәрә. Җыелган акчалар 100 мең сумнан артып киткән — алар СВОда катнашучыларга ярдәмгә тотылган", — дип уртаклаша Вито Сабиров.

Актив волонтерлык эшчәнлеге өчен Полина Дудко «СВОдагыларга ярдәм өчен»медале белән бүләкләнгән.

 

Фото:telegram-канал министра молодежной политики РБ Вито Сабирова

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас