Уфада Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен «Балачакны кайтару» фестивале уза. Быел чарада 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 440 ятим бала катнаша.
Традицион иҗади һәм спорт конкурсларыннан, кулинар ярышлардан һәм һөнәри юнәлеш бирү осталык дәресләреннән тыш, фестивальдә катнашучылар СВО яугирләре өчен маскировка челтәрләре үрү белән шөгыльләнәләр. Чараның барлык мәйданчыкларында да бу эш өчен махсус станоклар урнаштырылган.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, быел фестиваль практикага юнәлтелгән. Программага спорт атуы, пилотсыз системалар белән идарә итү һәм башка заманча юнәлешләр өстәлгән.
Фестиваль Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Башкортстан Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла. Барлык чаралар да проектның рәсми сайтында онлайн трансляцияләнә.
Фото: фестивальдетства.рф