+1 °С
Болытлы
Безнең әтиебез башта Чечняда, аннары Украинада үз теләге белән илебез тынычлыгы өчен сафка басты. Ачык күңелле, ярдәмчел, көчле кеше, кайгыртучан, киң күңелле әти иде ул. Әти безне бердәм, туган җанлы булырга өйрәтте. Ул бервакытта да тиргәми, һәрвакыт яхшылык белән аңлата иде. Апам Карина белән әтине бик сагынабыз, аның белән горурланабыз. Әти – безнең йөрәк түрендә...
Камилә АРМАНШИНА.
5нче сыйныф укучысы.
Балтач районының Штәнде мәктәбе.