Матбугат йорты каршында Әбүнәче көне узды. Басмаларыбызның якын дусларын бер мәйданга җыйган ихлас чарада чын геройлар да безнең белән булды. Махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан "Әсән" позывнойлы якташыбыз, Башкортстанның халык артисты, “Кызыл таң”ның якын дусты Радик Динәхмәтов барлык хәрби дуслары исеменнән журналистларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Безнең яугирләр, аз гына ял минуты булдымы, гәзит-журналлар укый. Сезнең күңел җылысын, теләктәшлекне тоеп, рухи көч ала. Безнең блиндажларның һәр почмагында – балалар хатлары. Егетләр аларны бик сөенеп кабул итә. Бергә без – зур бер көч! Җиңү безнең якта булачак!” – диде “Әсән.
Динар Кәлимуллин фотосы.