16 октябрьдә илебезнең төньяк башкаласы – Санкт-Петербургта Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинның концерты узды. Ришатның иҗатын яратучы күпсанлы тамашачылар арасында илебез тынычлыгы өчен алгы сафка баскан хәрбиләр һәм аларның гаиләләре дә булган. Ә икенче көнне җырчы Санкт-Петербургтагы Марийнский дәваханәсендә ятучы егетләребез каршында чыгыш ясаган.
Хәрбиләр өчен рухи ял минутлары Стәрлебаш районының Яңгырча авылы егете, Санкт-Петербургның Н. Г. Кузнецов исемендәге Хәрби-диңгез академиясе вәкиле, татар-башкортларның “Питер буйлары” милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Салават Тимербәков, шулай ук “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмгыяте" төбәкара мәдәни-агарту оешмасы җитәкчесе Рәшид Мәһдиев, “Питер буйлары” ассоциациясе президенты Юлия Хучашева башлангычы белән оештырылган.
“Мондый милли-мәдәни чаралар егетләрнең рухын күтәрә, көч бирә. Якташым Ришат Айрат улы безнең тәкъдимне хуплап, шунда ук теләктәшлек белдерде, рәхмәт аңа. Бу көнне без Рәшид Таһир улы һәм Юлия Рәфкать кызы белән берлектә Марийнский дәваханәсендә тернәкләнүче егетләргә гуманитар ярдәм дә оештырдык”, - ди Салават Рәүф улы.
Якташларыбыз ил өчен җаваплы бу көннәрдә чын егетләрчә ватанпәрвәрлек, бердәмлек күрсәтә, әфарин!
Фото Салават Тимербәковның шәхси альбомыннан.