Башкортстанның 10 яшьлек мәктәп укучысы “копилка”га җыйган акчасын СВО яугирләренә тапшырган.
Чишмә авылыннан 10 яшьлек Айзана Янбарисова бу акчалар хәрби хезмәткәрләргә ныграк кирәк дигән карарга килгән. Республика иҗтимагый палатасында хәбәр итүләренчә, кыз акча җыйган һәм аны гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүче Республика проекты волонтеры Энҗе Әхмәдуллинага тапшырган.
Җыелган акчаларга госпитальдә дәваланучы хәрбиләр өчен тәм-томнар сатып алганнар һәм күчтәнәчләр янына рәхмәт сүзләре һәм рухны күтәрүче теләкләр язылган хат та язып куйганнар.
"Мин кызга барысын да алып барып җиткерергә, солдатларга шәхсән үзем тапшырачагымны вәгъдә иттем. Аңа ихласлыгы һәм аңлы булуы өчен рәхмәт белдердем. Бу мисал хәтта кече яшьтәге балалар арасында да ватанпәрвәрлек һәм Туган ил мәнфәгатьләрен яклау турында кайгыртучанлык чагылышының ачык дәлиле. Айзәнәнең әти-әнисенә мондый тәрбияләре өчен рәхмәт”, - диде Энҗе Әхмәдуллина.
Билгеле булуынча, “Беренче тирмә” волонтерларының беренче хатын-кызлар отряды республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча төзелде. 2024 елның ноябреннән проектта катнашучылар Луганск Халык Респуликасы хәрби госпитальләрендә 15 смена эшләгән.
Фото:Алина Ишмухаметова