Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
29 октябрь 2025, 14:10

Тартмаларда – балалар хатлары

“Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала”, ди халык мәкале.

Тартмаларда – балалар хатлары
Тартмаларда – балалар хатлары

 Түбән Сикияз мәктәбе коллективы да ил тынычлыгын саклар өчен алгы сафка баскан якташларына ярдәм күрсәтүдә һәрвакыт бердәм. Шушы көннәрдә алар моны тагын бер тапкыр исбатлады.

“Ватан иминлеге өчен терәк булырга кирәк вакытта ярдәмнең зуры да, кечкенәсе дә юк. Өч сәгать эчендә тугыз тартма гуманитар ярдәм – җылы оекбашлар-бияләйләр, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка бик кирәкле әйберләр җыйдык. Диңгездәге тамчы булып тоелса да, бу – безнең авыл халкының, коллективның, укучыларыбызның ихлас йөрәктән ярдәме”, – ди башлагыч сыйныфлар укытучысы Лариса Нурлыева.

Әлеге саваплы эшкә укучылар да кушылган. Остазлары һәр тартмага балалар язган хатларны салганнар. Ә анда – ихлас, самими, иң изге теләкләр... Аларның олавы яу кырындагы егетләргә барып та ирешкән.

“Җавап алу, рәхмәт сүзләрен, егетләрнең теләкләрен ишетү янә игелекле эшләргә тотынырга көч бирә. Барыбыз да бер теләктә: исән-сау әйләнеп кайтсыннар!” – ди мөгаллимә.

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас