Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
10 ноябрь 2025, 10:40

Яугирләр Динисламга бик рәхмәтле!

7нче сыйныф укучысы питбайкын СВОга җибәргән.

Яугирләр Динисламга бик рәхмәтле!
Яугирләр Динисламга бик рәхмәтле!

Стәрлетамак шәһәреннән 7нче сыйныф укучысы Динислам Культуманов үзенең питбайкын СВО ихтыяҗларына тапшырган. Үсмернең гамәле турында шәһәр хакимиятендә хәбәр иттеләр.

Стәрлетамакның СВО ветераннар ассоциациясе әгъзалары укучыга штурм отряды командованиесе һәм шәхси составы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырганнар.

Динислам – Александр Доставалов исемендәге Башкорт батальоны сафларында хезмәт иткән Ишембайдан СВО ветераны Ринат Культумановның бертуган энесе.  Үсмернең әтисе хәзерге вакытта махсус операциядә хәрби бурычларын үти.

Динислам спорт белән актив шөгыльләнә, ул — дзюдо буенча Башкортстан чемпионы.

Фото: Стәрлетамак шәһәр хакимияте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас