+1 °С
Болытлы
Тәтешле районыннан “Бинт” позывнойлы якташыбыз яңа туган кызын күрергә ялга кайткан. Бу хакта яугир район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов белән очрашу вакытында сөйләгән.
"Аның күзләрендә – әти бәхете, ул, ниһаять үзенең яңа туган баласын кочагына алган, һәм ни өчен көрәшүен яхшы аңлаган яклаучының ныклы ышанычы. Сабый бәхетле булып үссен, әтисенең чын герой икәнен белсен", – дип язган социаль челтәрләрдә Фәнүр Шәйхисламов.
Фото: Фәнүр Шәйхисламовның ТГдагы сәхифәсеннән