Башкортстаннан СВО да катнашучы якташыбызның гаиләсендә шатлыклы вакыйга. Аларның өченче балалары дөньяга килгән.
Иглин районыннан “Әйбәт” позывнойлы якташыбыз 2022 елдан СВО зонасында хезмәт итә. Иглин районы башлыгы Гүзәл Насыйрова социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, хәрби хезмәткәр туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан. Сәбәбе бик шатлыклы – аның улы туган.
“Әйбәт” белән аралаштык, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштык. Аны улы туу белән котладым. Герой гаиләсендә уллары – өченче бала", – дип язган Гүзәл Насыйрова.
Район башлыгы шулай ук яугирнең әнисен якынлашып килүче Әниләр көне белән котлаган һәм район күләмендәге “СВОда катнашучының әнисенә” медален тапшырган.
Фото:Гүзәл Насыйрова, ТГ