Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
4 декабрь 2025, 12:15

Яраланган яугирләргә рухи көч бирә!

Башкала мэры 11 яшьлек волонтерга медаль тапшырды.

Яраланган яугирләргә рухи көч бирә!
Яраланган яугирләргә рухи көч бирә!

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев 11 яшьлек волонтер Полина Дудконы Ирекмәннәр көне уңаеннан казанышлары өчен медаль белән бүләкләгән.

Кыз актив рәвештә волонтерлык белән шөгыльләнә, СВОда катнашучыларыга ярдәм итү үзәге оештырган, үз куллары белән маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре коя, кирәкле материаллар сатып алу өчен акча җыюны оештыра.

Күптән түгел Полина дәү әнисе белән бергә СВО зонасында азат ителгән территорияләрдә булган. Ул яугирләр җибәргән шигырьләрне сөйләп, видеога төшерә һәм социаль челтәрләрдә урнаштыра.

"Полина госпитальләргә яраланган яугирләрнең хәлен белергә дә бара. Мәктәп укучысының мондый ихлас ярдәме ихтирамга лаек", - дип билгеләп үтте Ратмир Мәүлиев.

 

Фото: Ленин районы хакимияте матбугат хезмәте

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас