Барлык яңалыклар

Штәнде укучылары СВО батыры белән очрашты

Кыска ялга кайткан яугир Русия хәрбиләренең батырлыклары турында сөйләде. 

Штәнде укучылары СВО батыры белән очрашты
Штәнде укучылары СВО батыры белән очрашты

"Геройлар белән диалоглар" проекты кысаларында Балтач районының Штәнде урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары белән очрашу узган.

Билгеле булуынча, “Геройлар белән диалоглар” проекты — яшь буында ватанпәрвәрлек, батырларга хөрмәт һәм буыннар дәвамчанлыгын тәрбияләүгә юнәлдерелгән Бөтенрусия чарасы. Проект мәктәп укучыларына заман геройлары  белән аралашырга һәм аларның тормыш юлыннан үрнәк алырга мөмкинлек бирә.

Штәнде мәктәбендә “Шмель” позывнойлы яугир белән очрашу очрашу шәйморатовчылар сыйныфында патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылган. Яугир укучыларга үзе, махсус хәрби операция, андагы көнкүреш шартлары, алгы сызыкта булуы, хезмәттәшләренең батырлыгы, сугышчылар арасындагы патриотик рух турында сөйләгән. Ул, шулай ук, төбәктән килгән гуманитар ярдәм, халыкның  һәм мәктәп укучыларының игелекле эшләре өчен рәхмәт белдергән.

“Балалар яугирне зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Якташыбыз укучыларга  чын патриотлар һәм Ватанны саклаучылар булып үсүләрен теләде. Яшь буынны тәрбияләүдә мондый очрашуларның әһәмияте бик зур. Без якташыбызга сәламәтлек, иминлек, исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуын телибез!” – ди мәктәп директоры Ирина Рафаил кызы Нуртдинова.

 

Фото: мәктәп сайтыннан

Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас