“Әти кайтты!..”

Яугир кызына сюрприз ясап, мәктәпкә килгән.

“Әти кайтты!..”“Әти кайтты!..”
“Әти кайтты!..”

Балтач районы Штәнде мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы Полина Алиманованың әтисе махсус хәрби операциядә катнаша. Кыз әтисе белән горурлана һәм аның тизрәк өйгә кайтуын тели. Шушы көннәрдә аның иң зур хыялы чынга ашкан – әтисе кайткан.  Яугир кызына сюрприз ясап, һич уйламаганда мәктәпкә килгән.

“Полинаның сыйныфташлары белән көлешә-көлешә, ашханәдән чыгып килгән вакыты иде. Шулвакыт кыз әтисен күреп алды һәм шатлыгыннан үксеп елап җибәрде. Бу бәхетле мизгелнең шаһитлары булган сыйныфташларының да, укытучыларның да күңелләре нечкәрде. Әлбәттә, әтисенә кызын дәрестән алырга рөхсәт иттек. Бу аларның озак вакытлар күрешмәгәннән соң сагынулы очрашуы булды, шуңа күрә Полина күз яшьләрен тыя алмады”, - ди Штәнде мәктәбе укытучылары.

Полинаның әтисенә гаиләсе янында ял итеп, тизрәк Җиңү белән туган якка кайтуын телик!

 

Фото: мәктәп сайтыннан

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас