

Уфада яшь спортчы стипендиясенә сатып алган багги машинасын фронтка тапшырган.
Яшь тхэквондочы Әнвәр Фәхретдинов — Бөтенрусия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе. Шушы көннәрдә үсмер СВОга багги тапшырган. Машинаны ул үз стипендиясенә сатып алган.
Багги автомат коробкалы, ачык түбәле һәм зур булмаган багажниклы, машина үзе карауда таләпчән түгел, багы 30 литр, 150-200 км үтәргә мөмкин.
“Яугирләргә уңайлы булсын өчен ачык түбәлене сайладык. Тәгәрмәчләре төрле җирдә йөри алырлык булсын, дидек. Ватанга авыр минутларда ярдәм итәргә кирәк", - дигән Әнвәр.
Техниканы алгы сызыкка СВОда катнашучы, проект координаторы Фәһит Латыйпов илтәчәк.
Фото: видеодан скрин