0 °С
Облачно
Журналга язылу

Сугыш турында китаплар укыйбыз

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә мөһим чара узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сугыш турында китаплар укыйбызСугыш турында китаплар укыйбыз
Сугыш турында китаплар укыйбыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре башкаланың 324нче балалар бакчасы сабыйлары өчен "Бөек Ватан сугышы турында балаларга укыйбыз" Халыкара акциясе кысаларында "Сугыш турында китаплар укыйбыз" кычкырып укулар үткәрде.

Чара башында китапханәчеләр сугыш, өлкәннәр белән беррәттән Ватан иминлеге өчен хезмәт иткән сугыш балалары турында сөйләде. Балалар белән бергәләп 9 Май бәйрәме һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәт итәргә һәм истә тотарга кирәклеге турында фикер алышты. Кызганычка каршы, алар бик аз калды. Шуңа күрә без аларга хөрмәт белән карарга тиеш.

Кычкырып уку өчен танылган язучы-тарихчы Сергей Петрович Алексеевның  "Мишка" хикәясе сайланды. Кызлар һәм малайлар тәэсирләнеп тыңлады, батырлык, Ватанны ярату темасына сораулар бирделәр.

Зөлфия Гыйззәтуллина, китапханә мөдире.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас