Тантанада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алексей Касьянов, башкала хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Рөстәм Шәрипов, шулай ук ветераннар, курсантлар, кадетлар, яшь армиячеләр һәм шәһәр халкы катнашты.
"Хәтер һәм кайгы көнендә без чын Ватан сакчылары булган ике каһарманга бюстлар ачабыз. Аларны еллар, төрле сугышлар, төрле язмышлар аерып тора. Ләкин аларны иң мөһим сыйфатлар — Ватанга мәхәббәт, бурычка тугрылык һәм ахырга кадәр көрәшергә әзер булу берләштерә.
Геройлар истәлеген мәңгеләштерү инде күркәм традициягә әверелде. Биредә, яңартылган Яшь армиячеләр скверында, ачык һавада чын мемориаль комплекс төзелә: 8 майда биредә Василий Филиппович Маргеловка һәм Алмаз Сафинга бюстлар ачылды", - диде Рөстәм Шәрипов.
Бер минут тынлыктан соң митингта катнашучылар Геройлар бюстларына чәчәкләр салды.
Фото: "администрация Уфы | МАКС"