+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 гыйнвар 2019, 13:04

Тизәйткечләр әйтәбез!

Кызлар һәм малайлар! Әйдәгез, тизәйткечләр әйтеш уйныйбыз! Кем ялгыша, җырлатабыз яисә шигырь сөйләтәбез...

Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
Карга, кара, кара, карга!
Каррык, каррык, каркылдама!
Тукый, тукый тукыган,
Тугыз талны чукыган.
Тау башындагы таллыкта
Тукраннар тукылдый.
Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Чык-чык, кошчык, очып чык!
Чыбык-чабык дип чыгып чабып,
Чак чыбык-чабыкка абынмадым,
Күпер башында күп күркә,
Күп күркәгә кирәк күп көрпә.
Читайте нас: