+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 февраль 2019, 19:24

Янгын сүндерүчеләр

Тирә-якны ялмап алган көчле утка каршы көрәшүе бик авыр. Ярый әле бездә янгынга каршы көрәшүче курку белмәс, көчле, кыю, үз-үзен аямаучы кешеләр бар. Алар — янгын сүндерүчеләр.

Әлеге һөнәр ияләре янгын сүндерү эшеннән тыш, аны булдырмау өчен дә тырышалар. Алардан башка бер генә яңа йорт та сафка кертелми, һәр кибетне, балалар бакчасын, мәктәпне, завод-фабриканы тикшереп чыгалар.
Янгын сүндерүчеләр көчле утка каршы көрәшү өчен махсус әзерлек үтәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Аларның уттан һәм төтеннән саклый торган махсус киемнәре бар. Башларында корыч каска, курткалары һәм чалбарлары калын брезенттан тегелгән, аякларында чыдам уңайлы итек.
Кеше гомерен коткару — янгын сүндерүчеләр өчен һәрвакыт беренче урында. Чорлар үзгәрә, янгынга каршы көрәшү ысуллары һәм техник җиһазлар яңара, ә төп бурыч шулай ук кала.
Читайте нас: