Чәчтараш һөнәре борынгы заманда ук барлыкка килгән. Ул вакытта кешеләр чәчнең ниндидер тылсымлы көчкә ия булуына ышанган. Хәтта, кемдер авырып китсә дә, иң башта чәч кисү остасын чакырганнар.
Урта гасырларда чәчтарашлар медицина белән дә кызыксынган. Шуңа да, цирюльняда (элек чәч кисү урыны шулай аталган), чәч кенә кистерергә түгел, теш алдырырга, тайган урынны төзәтергә, хәтта, операция эшләтергә дә мөмкин булган.
18 гасырда париклар модага кергән. Озаклап прическа ясатып утырганчы, әзерен киясең дә китәсең! Чәч кисү осталарының барысы да парик эшли белгән. Шулай итеп, “парикмахер” сүзе барлыкка килә. Ул немец телендә “парик ясаучы” дигәнне аңлата.
Бүген яхшы чәчтараш булу өчен махсус һөнәри уку йортында белем алырга, оста итеп чәч кисәргә, бигрәк тә, кемгә нинди прическа килешкәнен аңлый белергә кирәк. Кешеләр чәчтараш яныннан тагын да матурланып һәм яхшы кәеф белән чыгарга тиеш.