+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 апрель 2019, 13:10

Төзүче буласың киләме?

Кешеләргә яхшы яшәү, уку, эшләү өчен уңайлы шартлар, йортлар, биналар кирәк. Ә ул йортларны, биналарны безнең өчен бик оста һөнәр ияләре — “төзүчеләр” төзи.

Кешеләргә яхшы яшәү, уку, эшләү өчен уңайлы шартлар, йортлар, биналар кирәк. Ә ул йортларны, биналарны безнең өчен бик оста һөнәр ияләре — “төзүчеләр” төзи. Төзүче һөнәре үз эченә бик күп төрле белгечлекләр туплаган. Аларның һәркайсы бик кирәкле һәм мөһим.
Башта архитекторлар яңа бинаның нинди булачагы турында уйлый, сызымын сыза. Аннан буш җирдә экскаваторчы бинаның фундаментына урын әзерли. Бетончылар фундамент сала, ташчылар, монтажчылар, эретеп ябыштыручылар, кранчылар аның стеналарын күтәрә, баскычларын төзи, а аннары түбә ябучылар эшкә тотына. Йөк машиналарын йөртүчеләр төрле төзелеш материаллары ташып тора.
Йортның стеналары һәм түбәсе әзер булгач та, штукатурчылар һәм буяучылар стеналарны, түбә тактасын тигезли һәм буйый. Балта осталары тәрәзәләр һәм ишекләр куя, идән җәя. Аннан электр үткәрүчеләр, сантехниклар эш башлый. Төзелеш барышы белән инженер-төзүче идарә итә.
Төзүчеләрнең хезмәте бик авыр һәм җаваплы. Бу һөнәр ияләре елның кайсы вакыты, нинди һава торышы булуга карамастан, һәрвакыт эштә. Шуңа да аларның сәламәтлекләре нык, үзләре чыдам булырга тиеш. Төзүчеләр без яшәгән йортлар ныклы, җылы һәм матур булсын өчен зур көч сала.
Читайте нас: