+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 Май 2019, 22:54

Җавабын кем белә?

Дуслар, Туймазы районында яшәүче Әнәс абыегыз Сафуанов сезгә бик кызыклы табышмаклар җибәргән. Ягез әле, кем беренче чишәр?

Табышмаклар
Һәр үтүчегә ябыша,
Әрсез инде ул бигрәк.
Арыналмассың тиз генә,
Ул буладыр ...
Елаталар җәрәхәтләп,
Ямьле яз җиткән саен –
Яшел яфрак, зифа буе,
Кәүсәсе ак. Ул – ...
Башын гел кояшка бора,
Әбиләр өчен – табыш.
Мавыксаң, эшең калдыра,
Ул буладыр ...
Шаярып яланда чаба,
Чөеп матур койрыгын.
Ара-тирә кешнәп ала
Ул буладыр кем?
Сакалы бар, бабай түгел,
Бар аның мөгезе дә.
Урлашып, бакчага кереп
Кәбестә ашый ...
Тегүче түгел, энәле,
Йомарлана туп кебек.
Энәләре чәнечтерер,
Тота күрмә син берүк.
Әнәс САФУАНОВ.
Туймазы районы,
Кәкребаш авылы.
Читайте нас: