Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 июнь 2019, 14:56

Суда нинди таш булмый?

Кызлар һәм малайлар! Сезнең "Әллүки" журналындагы "Башваткыч сораулар" рубрикасын яратканыгызны беләбез. Ягез әле, түбәндәге сорауларга җавап табып карагыз!

1.Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
2. Суда нинди таш булмый?
3.Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?
4. Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?
5. Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
6. Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
7.Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?