+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 октябрь 2019, 11:33

Рәсемнәрдә шагыйрьләрнең рухи дөньясы...

"Пушкин, Тукай һәм Мостай" рәсемнәр конкурсында 30дан артык укучының эше иң яхшылары дип табылды.

"Пушкин, Тукай һәм Мостай" рәсем конкурсы Уфабызда инде бишенче ел үткәрелә. Әлеге проект Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Уфаның Мәга­риф идарәсе белән берлектә бишенче тапкыр оештырыла. Быел ул республиканың 100 еллык юбилеена һәм халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланды.
Шунысы сөенечле, иҗади бәйгедә катнашучыларның саны елдан ел арта. Бәйгегә башкала укучыларының йөздән артык сурәте килгән. Иҗади эшләрнең һәммәсенә Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов бәя биргән.
16 октябрь көнне башкаланың "Облака" заманча сәнгать үзәгендә мәртәбәле бәйгенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте. Яшь рәссамнарны бүләкләүдә Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе башлыгы урынбасары Ришат Сабитов, Уфаның Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Мигранов, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы Сынтимер Баязитов катнашты.
- Йөздән артык эш арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу шактый катлаулы булды. Һәркем үз сурәтендә шагыйрь күзләре белән ачылган дөньяны, табигатьнең хозурлыгын буяулар теле белән әйтеп бирә алган, - диде Вәкил Гыйлем улы.
Рәсемнәр өч классик әдипнең иҗаты буенча 5+, 11+ һәм 14+ яшь категорияләренә бүлеп билгеләнде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 30дан артык эш иң яхшылары дип табылды. Җиңүчеләр арасында бигрәк тә Уфаның 41нче, 34нче мәктәпләре, 84нче һәм 65нче Татар гимназияләре, 2нче Татар якшәмбе мәктәбе, 11нче Аксаков һәм 16нчы гимназияләр укучыларының, "Чулпан", "Горизонт" балалар иҗат үзәкләре тәрбияләнүчеләренең актив, сәләтле, тырыш булуы бәхәссез иде. Бүздәк районыннан Лиана Шәяхмәтова " Өч шагыйрь иҗаты синтезы өчен" һәм Уфаның 84нче Татар гимназиясе укучысы Амалия Үтәшева "А. Пушкин иҗатын оригиналь уку өчен" махсус призга лаек булды.
Бүләкләү тантанасының шигъри сүзгә, җыр-биюгә бай булуы әлеге чараны матур, истәлекле бәйрәмгә әверелдерде. 84нче Татар гимназиясенең "Символ" театр студиясендә шөгыльләнүче балаларның Габдулла Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый", Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалары алкышларга күмелде.
Читайте нас: