+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 ноябрь 2019, 21:25

31 бала агуланган...

Алар барысы да Казанга ярышларга килгән булган.

Кичә, 1 ноябрь көнне, Казанда 30дан артык 6-10 яшьлек бала агуланган. Илнең төрле төбәкләреннән ярышларда катнашу өчен килгән яшь футболчыларны “Кристалл” кунакханәсенә урнаштырган булганнар. Барлык балалар да кунакханәнең ресторанында тукланган.
Билгеле булуынча, балалар эчләре авыртуга, косуга зарланган һәм кунакханәгә ике ашыгыч ярдәм бригадасын чакырганнар. Табиблар караганнан соң, 6 баланы дәваханәгә озатканнар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрнең йогышлы авырулар дәваханәсенә агулану билгеләре белән 6 бала китерелүен раслый. Табиблар аларның хәлен уртача дип бәяли.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.
Фото: russian.rt.com
Читайте нас: