+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 ноябрь 2019, 22:40

Табышмак әйтәм - җавабын тап!

Табышмак чишү – баланың фикерләү, дөньяны күзаллау сәләтен, сөйләм телен үстерә. Кич утырганда, аларны бергәләп чишегез, дуслар!

1.Бурычым бик кечкенә,
Кечкенә дә төш кенә.
Нечкә баудан төшмим мин,
Чиста керләр тешлим мин.
2.Чүп­-чар, тузан йота ул,
Өйне чиста тота ул.
3.Утырган килеш йөри,
Тик торган килеш йөри.
Суга салып та йөри,
Соңга калып та йөри.
Очып барганда йөри,
Утын ярганда йөри,
Кайчак күз салмаса да,
Кешеләр тагып йөри.
4.Керләр өстеннән үтә,
Шуннан эше дә бетә.
5.Колагыннан борган чакта
Чукый бер үк ояны.
Кешеләрне сөендерә,
Тими аның зыяны.
6.Гомер буе
Сугар өчен,
Мине уйлап тапканнар.
Нигә «суккыч» диеп түгел,
Башка исем такканнар?
Фото:jurac.spb.ru

Читайте нас: