+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Общие статьи
10 ноябрь 2019, 00:45

Башкортстанның иң лаеклы гражданнары сайланды

Башкортстанда 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Иҗтимагый электрон газета» сайтында узган республиканың иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча тавыш бирү тәмамланды.

Башкортстанда 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр «Иҗтимагый электрон газета» сайтында узган республиканың иң лаеклы гражданнарын ачыклау буенча тавыш бирү тәмамланды. Конкурсның муниципаль этабындагы 248 җиңүчедән 12 абсолют җиңүче сайлап алынды.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Халыклар бердәмлеге көнендә, 2019 елның 4 ноябрендә төгәлләнергә тиеш иде. Әмма тавыш бирү вакытын озайтырга карар кылынды.
«Дәүләт эшлеклесе, муниципаль хезмәткәр» номинациясендә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов җиңде. «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Нефтекама шәһәренең 1нче лицеена нигез салучы һәм директоры Вячеслав Гәрәев беренче урынга чыкты.
«Журналист, язучы, радиотапшырулар алып баручы» номинациясендә беренче урынны «Кызыл таң» нәшрияты директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов яулады.
«Спорт» номинациясендә беренче урында - «Шотокан» үсмерләр клубы җитәкчесе һәм тренер-укытучы Юрий Архипов.
«Сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм сәүдә» номинациясендә «Русия» җәмгыяте директоры Фидәрис Гарипов җиңүче булды.
"Сәламәтлек саклау" номинациясендә җиңү - Калтасы дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Маргарита Насыйбуллинада.
«Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә беренче урынга Уфаның 7нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Алевтина Бикбаева лаек булды.
"Актив гаилә, күпбалалы гаилә" номинациясендә беренче урынга Усаевлар гаиләсе чыкты.
«Эшкуар» номинациясендә танылган эшкуар, фермер Дамир Идиятуллин җиңүче булды.
"Кораллы Көчләрдә хезмәт итү, МЧС, полиция" номинациясендә ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов җиңү яулады.
«Героик гамәл кылган кеше» номинациясендә беренче урында - кыз баланы суга батудан коткарган 12 яшьлек Азамат Арапов.
«Җәмәгать эшчәнлеге, хәйриячелек» номинациясендә беренче урынга «Акрополь» оешмасы генеральный директоры, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Хәйдәр Гайсин чыкты.
26 ноябрьдә 17 сәгатьтә «Башкортостан» дәүләт концерт залында конкурс финалчылары һәм җиңүчеләре мактаулы һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.
Читайте нас: